news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М5 трассасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чикләделәр

Татарстанда «Урал» М5 трассасы участогында автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Уңайсыз юл һәм метеорологик шартларга бәйле рәвештә, юл хәрәкәте кагыйдәләренең хәрәкәтен тәэмин итү максатларында 09.50 сәгатьтән Башкортстан Республикасы, Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасы территорияләре аша уза торган «Урал» М5 автоюлында автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде», – дип күрсәтелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot