news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М5 һәм Казан-Оренбург трассаларында хәрәкәт өлешчә ябылды

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Һава шартлары начарлану сәбәпле, бүген Татарстанда Самара өлкәсенә һәм Оренбург өлкәсенә кергәндә М5 федераль трассасы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнде.

Юл, һава шартлары яхшыргач, кабат ачылачак.

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә. Шулай ук юлдагы штаттан тыш хәлләр булган очракта 8(843)5333888 (Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясенең дежур бүлеге) яки 8(843)2919174 (ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте) телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип искәртә.


news_right_1
news_right_2
news_bot