Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда М12 буйлап туристлык инфраструктурасы булдырырга планлаштыралар
Татарстанда М12 «Көнчыгыш» трассасы буйлап туристлык инфраструктурасын үстерү программасын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Инициатива кысаларында кемпинглар, продукция сату өчен павильоннар, модульле санузеллар төзү, шулай ук аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен актив ял итү зоналары һәм шартлар булдыру каралган. Республика Министрлар Кабинетының тиешле документы коррупциягә каршы экспертиза уза.
М12 трассасы буендагы проектлар туристларны урнаштыру һәм ял итүне генә түгел, ә аларга мәгълүмат бирүне дә күз алдында тота. Документта күрсәтелгәнчә, навигация күрсәткечләрен, маршрутның брендлы элементларын, капиталь булмаган визит-үзәкләрне һәм төбәк сувенирларын сату нокталарын урнаштыру планлаштырыла.
Товарларны субсидияләр хисабына сатып алырга ярамый – төбәк бизнеска аларны гамәлгә ашыру өчен инфраструктура булдыру чыгымнарын гына компенсацияләячәк.
Туристлык инфраструктурасы туклану пунктларын, кемпингларны, палаткаларны һәм автомобильләр өчен япмаларны, шулай ук прокат модульләрен, санитария зоналарын, кер юу, душ бүлмәләрен һәм ана һәм бала бүлмәләрен үз эченә алачак. Моннан тыш, телемедицина нокталары һәм актив ял итү мәйданчыклары, шул исәптән балалар һәм спорт комплекслары, модульле мунчалар һәм чаннар булдыру каралган.
Программада инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыруга аерым игътибар бирелә. Пандуслар һәм күтәргечләр урнаштыру, шулай ук күрмәүче һәм ишетмәүчеләр өчен инфраструктураны җайлаштыру планлаштырыла, бу трасса буйлап маршрутларны барлык категория туристлар өчен дә уңайлы итәргә мөмкинлек бирәчәк. Проектлар юл сервисының күпфункцияле зоналарында да, трасса буендагы ял мәйданчыкларында да урнаштырылырга мөмкин.
Проектлар берничә критерий буенча сайлап алыначак. Экспертлар гамәлдәге объектларның булуын, җир категориясен, планнарның нигезлелеген һәм тормышка ашырылуын, шулай ук аларның туристлар агымына йогынтысын бәяләячәкләр.
Программа сәяхәтләр өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыруга, юл буе сервисын үстерүгә һәм актив ялга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз