news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Мәскәү-Уфа трассасында йөк машинасы белән авариядә ике кыз үлгән

Тизлекне арттырган җиңел автомобиль шуып китеп, әйләнгән һәм юл кырыенда торган фурага килеп бәрелгән.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстанда Мәскәү-Уфа трассасында йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән. Авариядә ике кыз үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез Мәскәү-Уфа трассасының 942нче километрында «Киа» машинасын йөртүче 23 яшьлек кыз тизлекне арттырган. Аның автомобиле шуып киткән һәм әйләнгән. Машина юл читендә торган «МАН» йөк машинасына килеп бәрелгән», – дип сөйләделәр полициядә.

Авариядән соң җиңел машина йөртүче һәм пассажир кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Хәзер урында автоинспекторлар эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100