news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мөселманнар өчен “Ән-наср” дип аталган газета чыга башлады

Татарстанда мөселманнарга адресланган, игъланнар һәм реклама белдерүләре басылган махсус газета 2000 данә тираж белән чыга

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Быел Татарстанда мөселманнарга адресланган, игъланнар һәм реклама белдерүләре басылган махсус газета чыга башлады. Июнь аенда беренче саны дөнья күргән басма Яр Чаллы шәһәрендә айга ике тапкыр басыла.


Әлегә “Ән-наср” дип аталган газетага белдерүләр халыктан бушлай кабул ителә, ә предприятиеләр өчен - түләүле. Белдерүләр тулы газета 2000 данә тираж белән чыга һәм Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск шәһәрләрендә бушлай таратыла. Киләчәктә “Ән-наср” проектын төбәкара дәрәҗәгә чыгару һәм күрше Татарстаннан тыш республикаларда тарату көтелә. Үз-үзен аклый торган мондый басмалар дөнья күрү базарның мөселман сегменты, мөселман эшмәкәрләре даирәсе барлыкка килүен ачык күрсәтә, дип хәбәр итә, Islamrt.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100