news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган 17 мәктәп федераль ярдәм алачак

Республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсуслаштырылган 53 белем бирү оешмасы эшли.

Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган 17 мәктәп федераль ярдәм алачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан 2018 елда «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның укуына ярдәм итү өчен субсидия алу хокукына ия субъектларның берсе булды. Республикадагы 17 мәктәп федераль ярдәм алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан матди-техник базаны үстерү һәм ныгытуга зур игътибар бирелә, - дип искәрттеләр министрлыкта. - Республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  махсуслаштырылган 53 белем бирү оешмасы исәпләнә».

Татарстанда инклюзив белем бирү моделен гамәлгә ашыра торган 183 мәктәп, шул исәптән аутизмнан интеккән балалар өчен махсус программалар гамәлдә булган белем бирү оешмалары эшли.

Моннан тыш, илле бакчада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркемнәр бар. «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә төркемнәр мөмкинлек кадәренчә һәм ата-аналарның сораулары нигезендә оештырыла», - дип белдерделәр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100