news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйгегә эшләр кабул ителә

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Татарстанда Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйгегә эшләр кабул ителә
архив/Рамиль Гали, dumrt/ru

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). «Хозур» нәшрият йорты Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйгегә эсселәр кабул ителүе турында искәртә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә ахшам намазыннан соң Рабигыль-әүвәл ае керде. Бу мөбарәк ай кешелеккә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне белән истәлекле. Бәйрәм алдыннан Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйгегә эсселар кабул ителүе турында тагын бер кат искәртә.

Эссе форматында язылган уй-фикерләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Конкурста теләгән һәр кеше катнаша ала (18 яшьтән өлкәнрәк булу һәм Россиядә яшәү шарт).

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк:

  • – беренче урын өчен – 10 мең сум;
  • – икенче урын өчен – 5 мең сум;
  • – өченче урын өчен – 3 мең сум.

Эшләрне islam_today@mail.ru электрон почтасына  6 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурска нәтиҗәләр 9 ноябрьдә ВКонтакте битендә игълан ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100