news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәптә туклану сыйфаты буенча кайнар линия эшли башлый

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе эшне 7-17 ноябрь көннәрендә оештыра

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ").Татарстанда мәктәптә туклану сыйфаты буенча кайнар линия эшли башлый.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 7 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр мәктәпләрдә туклану сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия эшен оештыра. Кайнар линиягә мөрәҗәгатьләр (843) 273-15-83 телефоны аша кабул ителә.

Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00нан 17.00 сәгатькә, җомга 10.00нан 15.45 сәгатькә кадәр  шалтыратырга була, төшке ял вакыты 12.00дән 12.45 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итәләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100