news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү тулысынча төгәлләнгән

Республикада балалар бакчаларын һәм ресурс үзәкләрен төзекләндерү дәвам итә.

Татарстанда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү тулысынча төгәлләнгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү тулысынча төгәлләнгән. Барлыгы 16 муниципаль һәм 12 коррекцион мәктәпкә 682 миллионлык ремонт ясалган. Бу хакта Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пландаг каралган 94 балалар бакчасының 69ы төзекләндерелгән. 25 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында эшләр бара. Балалар бакчаларын төзекләндерү өчен барлыгы 1 миллиард 794 миллион сум акча бүленде, диде министр.

Ресурс үзәкләрендә дә (колледжлар) капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Планлаштырылган 11 һөнәри белем бирү оешмаларының җидесе төзекләндерелгән. Дүрт объектта эшләр дәвам итә. Моның өчен барлыгы 681 миллион сум акча бирелде, дип сөйләде Ирек Фәйзуллин.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100