Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчаларына 1,5 мең хезмәткәр җитми
Бүген педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш 95 процент тәшкил итә.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елга, алдагы елларга да, Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчаларында кадрларга ихтыяҗ ел саен 1,5 мең кеше тәшкил итә. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бу ихтыяҗ югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләрен тәмамлаучылар, яңадан әзерлек үткән педагоглар хисабына каплана. Ул бүгенге көнгә педагогик кадрлар белән тәэминат 95 процент булганын әйтте.
«Хәзер Татарстанның мәгариф системасында 65 меңнән артык педагогик хезмәткәр, шул исәптән, 12 меңнән артыгы авыл җирлегендә эшли. Бу 31 процент тирәсе тәшкил итә. Өч еллык стажы булган укытучылар 7,5 процент тәшкил итә. Укытучыларның уртача яше — 47. Мәгариф системасында эшләүчеләрнең 16 проценты — пенсия яшендәгеләр», — диде Илсур Һадиуллин.
Министр соңгы биш елда яшь укытучылар саны арта баруын билгеләп узды. «Ел саен мәгариф системасына 1 меңләп кеше килә. Республикада остазлык мәктәбе дә киң таралган», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз