news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе уза

Акцияне ун ел үткәрү дәвамында 165 мең бала 211 миллион сумлык иганәчелек ярдәме алган.

(Казан, 4 август, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстандагы 20 меңләп мәктәп укучысы яңа уку елында, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында, иганәчелек ярдәме алачак. Бу турыда бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдерде.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә. Яңа уку елында Татарстанда I сыйныфка якынча 44 мең бала барачак, шуларның 9,2 меңе ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук 2-11 сыйныфларда белем алучы 10 мең укучыга да ярдәм итү дә күздә тотыла”, – дип сөйләде ул.

Хәйрия ярдәме аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдән булган, шулай ук инвалид әти-әниләре белән яшәүче яки үзләре инвалид булган укучыларга күрсәтелә. Соңгы ун елда, ягъни акцияне үткәрү дәвамында, 165 мең бала 211 миллион сумлык иганәчелек ярдәме алган. Гадәткә кергәнчә, портфельләр белән язу кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формасы балаларга тантаналы рәвештә бүләк ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100