news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе бара

Былтыр 94 499 беренче сыйныф укучысына һәм 2 - 11 сыйныф укучыларына 249 077 109 сумлык ярдәм күрсәтелде.

Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе бара
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). 1 июньдә Татарстан Республикасында традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Мөслим, Теләче, Чистай муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә булачак 353 беренче сыйныф укучысы матур портфельләргә ия булды.

Алдагы 2007 - 2018 елларда акция кысаларында  94 499 беренче сыйныф укучысына һәм 2 - 11 сыйныф укучыларына  249 077 109 сумлык ярдәм күрсәтелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot