news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 92 процентка җиткән

2020 елның башында республиканың балалар бакчаларына барлыгы 224 меңнән артык бала йөргән.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан буенча мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеге 92 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Өч яшькә кадәрге балалар арасында мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 61 процент тәшкил итә. Өч яшьтән өлкәнрәк балаларның 97,5 проценты бакчаларда урыннар белән тәэмин ителгән», — дип сөйләде ул.

Илсур Һадиуллин 2020 елы башына республиканың балалар бакчаларында барлыгы 224 меңнән артык бала булуын билгеләп үтте. «Татарстанда 1747 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли, шуларның 22се — дәүләтнеке булмаган оешма. Үз структураларында мәктәпкәчә төркемнәр булган барлыгы 266 мәктәп эшли», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100