Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда мәктәп укучыларының цифрлы ярдәмчесе барлыкка киләчәк
Республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы «Мин – мәктәп укучысы» дигән яңа хезмәт булдырды.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Быел Татарстанда мәктәп укучылары өчен цифрлы ярдәмче — «Мин — мәктәп укучысы» дигән хезмәт эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Әлеге мобиль кушымта ярдәмендә балалар үзләренең уку һәм укудан тыш эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә планлаштыра, көндәлектәге билгеләрен күзәтә, шулай ук үсеш күрсәткечләрен билгели алачак», — дип белдерделәр министрлыкта.
Яңа электрон хезмәт мәктәп укучыларына уку процессын нәтиҗәле оештырырга ярдәм итә дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз