news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты турында кайнар элемтә эшли башлый

Сорауларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре җавап бирәчәк.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстанда балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук товарларны сайлаганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча кайнар элемтә эшли башлады. Республика халкына Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе хезмәткәрләре консультация бирәчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Сораулар бердәм консультация үзәгенең тәүлек буе эшли торган телефоны буенча кабул ителә: +7(800)555-49-43.

Белгечләрдән консультация алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)221-90-16 (көн саен 9.00-17.00 сәгатьтә, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш. 12.00-13.00 сәгатьтә тәнәфес); +7(843)273-15-83 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр), дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot