news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәктәп директоры эш урынында вафат булган

Директор үз кабинеты янындагы бүлмәдә аңын югалтып егылган.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының 51нче номерлы урта мәктәбе директоры Геннадий Волков 62 яшендә вафат булган. Бу турыда хәбәрне "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә расладылар.

Геннадий Волков бүген иртән эшкә килгән. Мәктәп директоры кабинеты янындагы бүлмәдә ул аңын югалтып егылган. Урынга ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Тик алар берничек тә ярдәм итә алмаган. Табиблар мәктәп директорының үлемен раслаган.

Тикшерү комитетында ачыклаганча, әлеге вакыйгадан соң тикшерү бара. Геннадий Волков иртәнге якта йөрәге авыртуга зарланган булган. 

"Челнинские известия" сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу 3 апрельдә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot