news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәктәп ашханәләренең 19 хезмәткәрендә ротавирус һәм стафилококк тапканнар

Инфекция йоктыручылар — Кукмара, Арча, Теләче, Чистай районнары һәм Казан мәктәпләрендә эшләүчеләр.

Татарстанда мәктәп ашханәләренең 19 хезмәткәрендә ротавирус һәм стафилококк тапканнар
Рамил Гали/архив

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда ашханәдә эшләүче мәктәп хезмәткәрләрен инфекция булу-булмауга тикшергәннәр.

«Республика мәктәпләре ашханәләрендә эшләүче барлык 5 234 кеше дә тикшерелде. Унҗидесендә ротавирус һәм норавирус табылды, шулай ук ике хезмәткәр алтын стафилококк белән зарарланган иде», — диде Дәүләт Советы утырышында Балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы күзәтчелеге бүлеге башлыгы Гүзәлия Фомичева.

Аның сөйләвенчә, норавируслар Кукмара, Арча, Теләче, Чистай районнары һәм Казан мәктәпләре хезмәткәрләрендә табылган. «Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм Алабуга районнары мәктәпләре хезмәткәрләре ротавирус белән зарарланды. Тикшерү нәтиҗәләренә килгәндә, тугыз мәктәптән 19 хезмәткәр дәваланып, кире үз хезмәтләренә кереште», — дип сөйләде ул.

Моннан тыш, республикада азык-төлек белән тәэмин итүчеләрне тикшергәннәр. «Гомуми белем бирү оешмаларының 634 кешесе һәм 127 туклану операторы җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды», — диде Гүзәлия Фомичева.

news_right_1
news_right_2
news_bot