Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә киләсе елда 1 млрд сум акча каралган
Радик Гайзатуллин әйтүенчә, республика бюджетында берничә белем бирү учреждениесендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен чыгымнар да каралган.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә киләсе елда 1 млрд сум акча каралган.
Бу хакта Дәүләт Советы утырышында финанс министры Радик Гайзатуллин әйтте. «Киләсе елда мәктәп ашханәләрен ремонтлау дәвам иттерелә», — диде ул.
Радик Гайзатуллин мәктәп һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе буенча Татарстан шәһәр-районнары, министрлык-ведомстволар белән эш үткәрелүен әйтте. Әзерләнгән исәп-хисаплар республика җитәкчелегенә карар кабул итү өчен тәкъдим ителәчәк, диде.
Гайзатуллин әйтүенчә, республика бюджетында берничә белем бирү учреждениесендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен чыгымнар да каралган.
«Мәктәпләрне ЧОП хезмәткәрләре белән тәэмин итү җирле чыгымнардан. Җирле бюджетларда беренче һәм икенче категория мәктәпләргә чыгымнар исәпкә алынган. Өченче категория мәктәпләргә килгәндә, эш алып барыла һәм хисаплар төзелә. Бәлки, бюджет буенча закон проектының икенче укылышына билгеле бер сумманы билгеләү буенча төзәтмә әзерләнер», — дип белдерде.
Финанс министры «Мәгариф» тармагында 2022 елда чыгымнар күләме берләштерелгән бюджетта 109,8 млрд сум, республика бюджетында 68,7 млрд сум тәшкил итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз