news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Мәхмүт Галәү һәм Галимҗан Ибраһимов әсәрләре буенча кино төшерергә җыеналар

“Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова тарихи фильмнарның продюсеры булырга тели.

Татарстанда Мәхмүт Галәү һәм Галимҗан Ибраһимов әсәрләре буенча кино төшерергә җыеналар
Рамиль Гали

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Татарстанның “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова татар язучылары Мәхмүт Галәү һәм Галимҗан Ибраһимов әсәрләре буенча республикада тарихи фильмнар төшерү кирәклеге турында әйтте. Бу хакта ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында сөйләде.

“Продюсер буларак минем бурычым - республикада тарихи әһәмияткә ия булган фильмнар төшерә башлаулары өчен тырышу. Мәсәлән, Мәхмүд Галәүнең “Мөһәҗирләр" һәм "Болганчык еллар“ әсәрләре буенча төшерелер дип өметләнәм. Алар “Сафа һәм Саҗидә” сценарие нигезенә салынган ике роман. Бу - татарларның фаҗигасе. Әлбәттә, бу хакта төшерергә кирәк. Бу тарих, аны онытырга ярамый”, - диде Миләүшә Айтуганова.

“Татаркино” җитәкчесе Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе экранлаштырылырга тиешле тагын бер әсәр дип саный.

“Бу классика һәм мәктәп программасы. Мондый фильмнар аша без башлары белән виртуаль дөньяга чумган буынны чыганакларга кайтарабыз. Менә хәзер нәрсә буенча ярдәм итәргә кирәк”, - дип өстәде ул.

Миләүшә Айтуганова белән әңгәмәне тулысынча "События” сайтында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100