news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Мөхлисә Бубиның 150 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Конференция кысаларында Мөхлисә Буби яшәгән чорда һәм бүген мөселман хатын-кызының җәмгыять үсешендә тоткан урыны темасы төрле яклап каралачак.

Татарстанда Мөхлисә Бубиның 150 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
dumrt.ru

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). 5 октябрьдә Татарстанның Әгерҗе мөхтәсибәтендә Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган фәнни конференция узачак. «Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы» дип исемләнгән әлеге чарада Татарстан, Башкорстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Оренбург, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән 200ләп делегат катнашуы көтелә. Алар арасында – Россия төбәкләре мөфтиләре, галимнәр, имамнар, мәдрәсә мөгаллимнәре. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Конференция кысаларында Мөхлисә Буби яшәгән чорда һәм бүген мөселман хатын-кызының җәмгыять үсешендә тоткан урыны темасы төрле яклап каралачак. Фәнни чарада катнашучылар шулай ук Иж-Бубый авылы тарихы музее һәм тарихи объектлары белән танышачак, Мөхлисә Бубиның абыйсы – күренекле татар дин белгече һәм мәгърифәтчесе Габдулла Буби каберен зиярат кылачак, галимнәрнең рухына дога укыячак.

Моннан тыш, конференция барышында «Минем гаиләм тарихында Иж-Бубый мәдрәсәсенең эзләре» дигән темага эсселар бәйгесе һәм «Яраткан мәчетем» балалар рәсемнәре бәйгесе узачак.

  • Россия мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм казыя Мөхлисә Буби (Бубый) 1869 елның 6 мартында (иске стиль буенча 21 февралендә) Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый авылында (хәзерге Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы) мулла гаиләсендә туа.
  • 1917 елның 1-10 май көннәрендә Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда аны Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Беренче казыялардан була ул. 1917 елдан Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрикә кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, дәгъват һ.б. эшләр белән шөгыльләнә.
  • Мөхлисә Буби «Башкортстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубига чыгарылган хөкем карары үтәлә – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. 1960 елда аклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100