news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Мөгезле эре терлек итен җитештерүчеләр берлеге оештырылачак
Берлеккә Татарстанның ит өчен чиста токымлы мөгезле эре терлек үрчетүче агросәнәгать предприятиеләре керәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда мөгезле эре терлек итен җитештерүчеләр берлеге оештырылачак. Анда Татарстанның ит өчен чиста токымлы мөгезле эре терлек үрчетүче агросәнәгать предприятиеләре керәчәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Министрлыкта Татарстанда Мөгезле эре терлек итен җитештерүчеләр берлеге оештыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Киңәшмәдә Саба районының “Мартен” агрофермасы ҖЧҖ, Теләченең “Алан” ҖЧҖ, Питрәчнең “Герефорд ярдәмчел хуҗалыгы”, Балык Бистәсенең “Слободское” ҖЧҖ, Актанышның “Чиялек” ҖЧҖ, Лаеш районының О.Н.Заранкинның крестьян-фермерлык хуҗалыгы, Тәтешнең “Үсемлек мае” ҖЧҖ, Актанышның “Татарстан” ҖЧҖ җитәкчеләре катнашты.
Берлекнең төп максаты - ТР хуҗалыкларында җитештерелгән мөгезле эре терлек итен нәтиҗәле сатуны оештыру. Моның өчен терлекләрне ашату һәм асрау буенча тәкъдимнәр кертү планлаштырыла.
Киләчәктә берлек составына “Вамин Татарстан” ААҖ, “Кызыл Шәрык- Агро” ААҖ, “Алтын Башак” хуҗалык кооперативы” ЯАҖ, “Агросила Групп” ЯАҖ кебек эре инвесторлар керәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2