Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда җәмәгать туклануы оешмаларының төнлә эшләвен чикләү бетерелде
Хәзер җәмәгать туклануы оешмаларына 23 сәгатьтән соң эшләргә ярый.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Татарстанда кафе һәм рестораннар кабат төнлә эшли алачак. Татарстан Министрлар Кабинетының бу карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Бүгенге документ Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарындагы тыюны гамәлдән чыгара.
Җәмәгать туклануы оешмалары эшен 23 сәгатьтән соң чикләү 2021 елның 30 октябрендә кертелде. Бу чикләү Covid-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле игълан ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз