news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җәмәгать транспортында битлек режимын гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар

Коронавирусның «омикрон» штаммы бик тиз тарала, тиз йога.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда җәмәгать транспортында битлек режимы якын арада гамәлдән чыгарылмаячак.

«Грипп һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) сезонында бу сорау иртәрәк бирелә. Битлек режимы гамәлдә кала. Моннан тыш, әгәр дә „омикрон“ штаммы үзенчәлегеннән чыгып карасаң, бу вирус бик тиз тарала, тиз йога һәм контагиозлыгы бик югары. Транспортта бик тыгыз, бигрәк тә кышкы чорда, бернинди тәрәзәләр дә ачылмый», — диде туры эфирда медицина фәннәре кандидаты Лилия Юзлибаева.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева сүзләренчә, битлек режимын гамәлдән чыгару мәсьәләсе актуаль түгел, битлек киеп йөрү мәҗбүри, бигрәк тә хәзер җәмәгать транспортында.

Әңгәмәнең модераторы — Татарстанның вице-премьеры Ләйла Фазлыева сүзләренчә, транспортта битлек режимын гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар, үзеңне чирдән саклау өчен бу чараны беренче чиратта үтәргә кирәк.

Шулай ук Татарстанда Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчесе ОРВИ симптомнары булган очракта җәмәгать урыннарында, оешмаларда йөрүдән тыелырга киңәш итте.

«Үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә сак караучылар, хәтта ОРВИ белән авыручылар арткан чорда чикләүләр тәмамланганнан соң да битлек режимын үтәячәк», — дип йомгаклады Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100