news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда җәмәгать эшләрендә 18,6 мең эшсез җәлеп ителгән
Ел башыннан республикада җәмәгать эшләрендә 152,8 мең кеше, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән - 1133, хәрби хезмәттән азат ителгән – 124 һә
Скопировать ссылку
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). “Ел башыннан республикада җәмәгать эшләрендә 152,8 мең кеше, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән - 1133, хәрби хезмәттән азат ителгән – 124 һәм төрмәләрдән чыгарылган 76 кеше катнашкан. Бүгенге көндә бу эшләрдә 18,6 мең кеше җәлеп ителгән. Эш белән тәэмин иткәндә, өстенлек эшсезләргә бирелә, дип белдерде бүген Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Клара Таҗетдинова.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта хокук бозуларны кисәтү органнарында учетта торган балигъ булмаган яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча максатчан эш алып барыла. Бүгенге көндә җәмәгать эшләренә 69 яшүсмер җибәрелгән.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җәйге каникулларда югары сыйныфларда укучы балаларга, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен аеруча, автоклассларда уку өчен акча эшләргә мөмкинлек тудырырга кушты.
Ведомствоара комиссия рәисе шулай ук сугышчыларга, хәрбиләргә һәйкәлләрне, күмелгән урыннарны тәртипкә китерү мәсьәләсен дә күтәрде. “Бу мәсьәләне без Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү алдыннан күтәргән идек. Кайберәүләр бу эшне уңышлы башкарды, бу эшкә битараф калучылар да булды”, - диде ул. Бу уңайдан Равил Моратов бу эшкә дә мәктәп укучыларын җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2