news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп Станислав Андреев билгеләнде

Яңа урынбасар моңа кадәр КНИТУ-КХТИда укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнгән.

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп Станислав Андреев билгеләнде. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Станислав Андреев Казанда 1975 елның 10 июнендә туган. 1997 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (менеджмент, менеджер). 2014 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында һөнәри әзерлек (идарә кадрлары резервын база дәрәҗәсендә әзерләү программасы) уза.

Төрле елларда Татарстан Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы гомуми бүлегендә әйдәп баручы белгеч, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының физкультура-сәламәтләндерү бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкара. 2013 – 2016 елларда КНИТУ-КХТИда укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнгән.

2018 елның 26 февраленнән Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары.

“Татар-информ” Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев үз теләге белән вазифасыннан 25 гыйнварда китүе турында хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100