news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә - Григорий Орджоникидзе

ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре оешманың Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә багышланган конференциядә катнаша.

Татарстанда мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә - Григорий Орджоникидзе
Рамиль Гали

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген, 6 сентябрьдә, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә 65 ел тулуга багышланган конференциядә катнашты. Ул форум ачылышында Татарстанда мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

"ЮНЕСКО кыйммәтләрен танытучы мәктәпләр бар. Аларның гомуми саны - 11 мең, Россиядә – 369, Татарстанда – 13. Татарстанда мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. Форумның монда узуы - шуның ачык мисалы", - диде Григорий Орджоникидзе форумда катнашучыларны сәламләү чыгышында.

"Мәдәни мирасны саклап калу өчен дә сездә зур эшләр башкарыла, ЮНЕСКО оешмасы белән тыгыз элемтәдә торасыз. Бу очрашу да безгә белем бирү белән тәрбия системасы яхшыртырга, педагогларның белемен күтәрергә ярдәм итәчәк. Чараны оештырган мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия милли комиссиясенә, Яңарыш” республика фондына, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерәм", - диде Орджоникидзе.

  • Мәдәниятара диалог буенча форум кысаларында егерме җиде илдән ассоцияләшкән ЮНЕСКО мәктәпләре челтәре милли координаторлары катнашты. Чарада Европа һәм Россиядә мәгариф өлкәсендә уңышлы программалар, яңа проектлар хакында фикер алышалар.

Форум тәмамлангач, делегация вәкилләре Казан халыкара һәм 179нчы мәктәп, ТИСБИ” идарә университеты эшчәнлеге белән танышыр, дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100