news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда мөгаллимлек традицияләрен 4 гасыр дәвам иткән династияләр яши
Бүген аларны Укытучы елы ачылышына багышланган тантанада хөрмәтләделәр
Скопировать ссылку
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Пирамида” сәхнәсендә узган бәйрәм тантанасы Укытучы елының асылын мөгаллимнәр һәм аларның шәкертләре аша төшендерү, укытучы белән укучы арасындагы ихтирамны гәүдәләндерү чарасы булды. Сәхнәгә беренче булып республиканың баш укытучысы-мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән аның укучысы, КДУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның 10 сыйныф укучысы Алия Мирмиева күтәрелде. Министр, билгеле булганча, әлеге лицейда “Лидерлык нигезләре” курсын алып бара.
Альберт Гыйльметдинов билгеләп узганча, 2010 ел ил күләмендә “Безнең яңа мәктәп” федераль стратегиясен гамәлгә ашыру елы булачак. Ул шулай ук Татарстанда Мәгарифне үстерү буенча Президент стратегиясен гамәлгә ашыра башлау елы буларак та тарихта калачак. Аны киләсе уку елыннан кертә башлау нияте бар. Бүген ТР Президенты җитәкчелегендә әлеге документ өстендә эш дәвам итә. Аның кысаларында гамәлгә ашырылачак идеяләрнең берсе- “Лидерлык нигезләре” курслары булачак. “Аның төп нәтиҗәсе балаларга белем бирү генә түгел, ә аларны зур тормышта югалмаска өйрәтү”, - ди министр. Бу уку елында әлеге проект тәҗрибә рәвешендә республиканың дистәләгән мәктәпләренә кертелә башлаган инде. “Балаларны бу тормышта конкурентлыкка сәләтле итү өчен, лидерлыкка өйрәтергә кирәк. Бу проект белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы да зур кызыксындыру белдерә. Хәзер ил күләмендә урта мәктәпнең яңа буын стандартлары эшләнә Анда лидерлык идеясе лаеклы урын алыр дип ышанабыз”, - ди министр.
Бүгенге бәйрәм сәхнәсендә шулай ук Казанның 111 нче урта мәктәбенең элекке тарих укытучысы, хәзер Казанның 107 нче балалар бакчасы мөдире Тамара Никифорованы элеккеге укучылары - ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов белән күрергә мөмкин булды. ТР Хәйрия мәсьәләләре буенча республика советы әгъзасы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исә үзенең беренче укытучысы Любовь Ануфриевага рәхмәт сүзләрен ирештерде. Арча районы Яңа-Кырлай урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Зәйнәп апа Гатауллина сәхнәдә элекке шәкерте, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән очрашты. Бәйрәмгә Казан дәүләт консерваториясе профессоры, “Созвездие-Йолдызлык”республика фестивале җюри рәисе Зилә Сөнгатуллина да үзенең сәләтле шәкерте белән килгән иде.
Соңыннан сәхнә түре берничә гасыр дәвамында мөгаллимлек традицияләрен дәвам иткән династияләр - Захаровлар, Камалов-Фәләховлар, Мөстәкыймовлар, Осиповлар, Нигъмәтҗановлар, Салихов-Хәйруллинннарга бирелде. Мәсәлән, Мөстәкыймовлар династиясенең гомуми педагогик стажы 400 елга җитә. Бу гаиләнең мөгаллимлек тарихы 19 гасырда мәгърифәтче Миргали Мөстәкыймовтан башлана. Әлеге династияләрнең эшен бүген дәвам итүче буын киләчәктә дә укытучы һөнәренең нәселдә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2