news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М. Фәйзи исемендәге Оренбург театры гастрольләре бара

Бүген алар Әлмәттә чыгыш ясый

 (Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Бүген Әлмәт Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры чыгыш ясый.

13-15 февраль көннәрендә исә оренбурглылар Казан тамашачысы өчен уйнады. Аларның спектакльләрен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күреп булды.

М.Фәйзи драма театры Татарстанга тәҗрибә алмашу, мәдәни элемтәләрне ныгыту максатыннан килгән. Камаллылар исә, үз чиратында, шулай ук Оренбургта чыгыш ясады. Аларның гастрольләре 12 февральдә башланып, кичә тәмамланды, диелә Г. Камал театры сайтында.

Искәртеп үтәбез: быел беренче татар труппасы барлыкка килүгә 110 ел, М. Фәйзи сиемендәге Оренбург театры оешуга 25 ел тула. Татарстанда әлеге театрның гастрольләре шул уңайдан уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100