news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәдәни мирас буенча фәнни-методик совет оештырдылар

Совет составына Иван Гущин, Олеся Балтусова, Фәридә Зәбирова һәм мәдәни мирас объктларын саклау эшчәнлеге белән шөгыльләнүче башка белгечләр керде.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Мәдәни объектларын саклау комитеты каршында Мәдәни мирас буенча фәнни-методик совет оешты. Бу турыдагы боерык 22 майда комитет сайтында басылып чыккан.

“Советның төп бурычлары дәүләт саклавы, мәдәни мирас объектларын куллану һәм популярлаштыру мәсьәләләрен карау һәм комитет карарларын кабул итүне раслау өчен тиешле тәкъдимнәр эшләү”, - диелә документта.

Советны Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектлары комитеты башлыгы Иван Гущин җитәкләячәк. Аның составына мәдәни объектларны саклау эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 35 белгеч кергән.

Алар арасында – Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының реконструкция, архитектура мирасын һәм архитектура нигезләрен реставрацияләү кафедрасы доценты Фәридә Зәбирова, агач архитектура сәнгате һәйкәлләре архитекторы-реставраторы Александр Попов һәм башкалар бар. Әлеге состав өч ел эшләячәк.

Советның эше дүрт секция буенча төзеләчәк: мәдәни мирас объектларын саклау секциясе, объектларга реставрация ясаганда һәм яраклаштырганда конструктив йогынтыга бәя бирү секциясе, мәдәни объектларын һәм тарихи урыннарын дәүләт исәбендә тоту буенча секция, археология мирасы объектларын саклау секциясе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100