news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәм чит төбәкләрдә “Татарча диктант”ны төрле текстлар буенча язачаклар

Татарстанда Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан, чит төбәкләрдә Абдулла Алишның “Нечкәбил” әкиятеннән өзекне язачаклар, диде Тәбрис Яруллин.

Татарстанда һәм чит төбәкләрдә “Татарча диктант”ны төрле текстлар буенча язачаклар
Султан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татарча диктант”та язылачак текстлар билгеле. Бу хакта бүген оештыручылар әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Быел текстларны алданрак әзерләдек. Элек бу эшне ике-өч кеше белән ерып чыккан булсак, быел галимнәр, филологлардан торган әлеге төркем 20 кешедән гыйбарәт”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Быел диктант язу өчен ике язучының әсәре сайланган. “Гаяз Исхакыйның – “Көз”, Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәрләреннән өзек диктант тексты буларак языла. Ни өчен бу авторларны сайладык дигәндә, җавап бик гади. Быел бу олпат язучыларның юбилей елы. Гаяз Исхакыйның тууына – 140 ел, Абдулла Алишның тууына 110 ел”, - диде КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова.

Филология фәннәре кандидаты сүзләренчә, ике өзек тә 260 сүздән тора.

“Диктант тексты сайлау җиңел түгел. Һәрвакыт “Ничек язарлар, кыен булмасмы, кыен язылышлы сүзләр, формалар юкмы икән?” дип уйларга туры килә. Текст тапкач та бу өзекне укып чыгарга, андагы сүзләрне карарга, китапта күрсәтелгән тыныш билгеләренә игътибар итәргә, әгәр анда хаталар булса, дөресләргә кирәк. Шушы эшләрне башкарганнан соң гына текстларны әзер дип таный алабыз”, - диде Гөлназ Мөгътәсимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100