news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Луганск Халык Республикасында яшәүчеләр өчен меңнән артык китап җыйганнар

Татарстанда Луганск Халык Республикасында яшәүчеләр өчен меңнән артык китап җыйганнар
Фото: "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан буенча төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» төбәк бүлекчәсе Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең мәктәп китапханәләре өчен әдәби китаплар җыюны дәвам итә.

«Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре өчен ярдәм җыю дәвам итә. Ярдәм итәргә теләүчеләрне Горький урамы, 12 йорт адресы буенча «Без бергә» гуманитар штабында көтәбез. Ул партиянең Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» ярдәме белән булдырылган. Эш көннәрендә 9:00-18:00 сәгатьләрдә эшли. Луганск Халык Республикасына китапларны август ахырында җибәрү планлаштырыла», - дип сөйләде яшь гвардиячеләрнең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Шулай ук ул белдергәнчә, бүгенге көндә Лисичанск һәм Рубежноеда рус телендәге әдәбиятка ихтыяҗ бар. Төрле мәгълүматлар буенча, Украина хакимияте «китапханәләрне дерусификацияләү» барышында якынча 11 миллион китапны юк иткән.

Казанда әдәби китапларны 9 августта җыя башладылар. Акциядә Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе, Казанның Үзәк китапханәсе, Татарстан Дәүләт архивы һәм Казан дәүләт медицина университеты актив катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot