Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда локаль туризмны үстерү проекты барлыкка килгән
Татарстанда туристик объектларны популярлаштыру өчен «Татарстан урыннары» («Места Татарстана») исемле яңа проект барлыкка килгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Табигый территорияләр белән идарә» оешмасы генераль директоры Марсель Миңнуллин сөйләде.
Территорияләрне гомуми бренд астында берләштерү ил халкы игътибарын эчке туризмга җәлеп итәчәк дип саный белгеч.
«Проект локаль туризмның яңа бренды булачак. Шәһәрдән читтәге туризм объектларын колачлау, бер системага берләштерү сәяәхәтләр өчен бонуслар системасын да корырга булышачак, халыкның эчке туризмга кызыксынуын арттырачак, өстәмә инвестицияләр җәлеп итәчәк», - дип белдерде Марсель Миңнуллин.
Проект аерым бер урыннарда мәдәни программалар, спорт чаралары, еллык фестивальләрне популярлаштыруны да күздә тота.
Хәзерге вакытта оешма идарәсендә «Кама диңгезе» (»Камское море») пляжы, «Сәмрух» бистәсе, Кама Тамагында Юрьев мәгарәсе, Айгыр-тау, Идел сукмагы, «Зәңгәр күлләр»дә «СапКаяк» көймә станциясе.
Марсель Миңнуллин сүзләренчә, 2024 елда «Кама диңгезе»нә ял итәргә 200 меңнән күбрәк кеше килгән. «Быел анда яңартылган футкорд зонада 8 туклану ноктасы эшләячәк, ачык террасалар оештырылган, урамнар яктыртылган», – диде ул.
«Сәмрух» кафесы эшли башлаячак. Туристик сезон дәвамында төрле чаралар планлаштырыла. Хәзер Сәмрухка килеп, берничә көн торырга була. Машина куярга да яңартылган парковка әзерләнде», - дип хәбәр итте идарә җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз