Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда өлкәннәрнең 17 проценты коронавирустан прививка ясаткан
Республика хакимияте планнарында көзгә кадәр халыкның 60 процентын вакциналаштыру каралган.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстан халкының 17 процентына Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясаганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Бүгенге көндә Татарстанда өлкәннәрнең 17 процентына яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясалган», — диде спикер.
Республика хакимиятенең планнарында көзгә кадәр халыкның 60 процентын прививкалау каралган, чөнки бу вакытка грипп буенча прививка ясау кампаниясе башланачак.
Шул ук вакытта Любовь Авдонина Татарстанда вакцина белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, дип искәртте.
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда 315 255 кеше вакциналаштырылганлыгын, узган тәүлектә тагын 6,2 мең кеше прививка ясатканлыгын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз