news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өлкән яшьтәгеләрне коронавирустан вакцинация узарга өндиләр

60 яшьтән узганнар арасында коронавирус белән авыручылар 56 процентка арткан.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда яше 60 тан узганнарны коронавирустан вакцинация узарга өндиләр. Бу хакта бүген сүз ТР Министрлар Кабинетында брифингта барды.

Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирус белән авырмас өчен яки чир җиңел формада узсын өчен, вакцинациягә барырга киңәш итте.

«Яңа ел бәйрәмнәрендә без 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең күп авыруын күрәбез. Алар кунакка йөрде, үзләренә оныклары, балалары килде, гаилә эчендә чир йоктыру очраклары күп. 72 процент тәшкил итә. Әле пандемия башланганнан бирле мондый хәл булганы юк иде. 60 яшьтән узганнар арасында авыручылар 56 процентка артты», — диде Марина Патяшина.

Ул өлкән яшьтәгеләр вирус йоктыру буенча иң зур куркыныч янаган төркем булуын ассызыклады. «Без өлкәннәрне саклар өчен күп көч куйдык, әле аларга тагын да сакланырга кирәк», — диде.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев вакцинациянең 21 көн аерма белән ике өлештә узганын искәртте. «Беренче компонентын кертүгә үк, сезне чирдән сакланган дип әйтеп булмый, антитәнчекләр барлыкка килсен өчен, икенче вакцинациядән соң 2-3 атна вакыт кирәк әле. Әгәр кеше ике компонент арасында авырый икән, икенчесен кертергә ярамый. Вакцинация өзелә дигән сүз, шуңа, беренчесен керткәч, 1,5 ай сакланырга кирәк», — диде.



news_right_1
news_right_2
news_bot