news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өлкән яшьтәге ир-ат янгында үлгән

Фаҗига Татарстанның Кайбыч районы Федоровское авылында булган.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Татарстанда өлкән яшьтәге ир-ат янгында үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанның Кайбыч районы Федоровское авылында бер катлы торак йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номеры буенча 12 майда иртән килгән.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән янгын сүндерүчеләр йорт җимерекләрен караганда, 63 яшьлек ир-атның мәетенә тап булганнар.

Янгын 12 кв метр мәйданга зыян китергән. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot