news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өлкән сыйныф укучыларын фәнни эшчәнлеккә җәлеп итәргә ниятлиләр

ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр советы өлкән сыйныф укучыларын фәнни–техник иҗатка җәлеп итү проектын гамәлгә ашыруның тәүге нәтиҗәләрен тәкъдим итә

(Казан, 17 февраль, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Бүген ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр советы өлкән сыйныф укучыларын фәнни–техник иҗатка җәлеп итү проектын гамәлгә ашыруның тәүге нәтиҗәләрен тәкъдим итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына совет рәисе урынбасары Тимур Халиков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, тәкъдим итү “Укучыларның интеллектуаль–иҗади потенциалы: үсеш технологияләре” дип исемләнгән шәһәр семинары кысаларында Казанның 145 нче лицеенда узачак.
Семинарда республика гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнаша. ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр советы белгечләре аларга өлкән сыйныф укучыларына һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм күрсәтү кирәклеге, мәктәп укучыларының фәнни эшчәнлеге өчен мөмкинлекләр булдыру хакында сөйләячәк.
Тимур Халиков билгеләп үткәнчә, Казанның 145 нче лицее базасында укучыларның белем бирү процессында интеллектуаль–иҗади эшчәнлеген оештыру өчен тиешле шартлар булдырылган. Өлкән сыйныф укучылары белән Туполев исемендәге КДТУ аспирантлары һәм укытучылары да шөгыльләнә.
Т.Халиковның сүзләренә караганда, семинар шәһәр мәктәпләре җитәкчеләренең ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр советына күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә үткәрелә.



news_right_1
news_right_2
news_bot