news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда лицензияле медицина кабинетлары мәктәпләрнең 60 процентында гына бар

Лицензия алу кыенлыклары медкабинетларга бүленергә тиешле квадрат метрлар күләме буенча СанПиН таләпләренә бәйле.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда лицензияле медицина кабинетлары 700ләп мәктәптә бар. Бу гомуми мәктәпләр саныннан 60 процентны тәшкил итә. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима әйтте.

“Бу мәгариф оешмасы учредителе булган муниципалитетлар вәкаләтендә. Лицензия алу кыенлыклары медицина кабинетларына бүленергә тиешле квадрат метрлар күләме буенча санитар кагыйдә һәм норма (СанПиН) таләпләренә бәйле. Безнең зур булмаган, стандарт медицина кабинетлары бар, әмма алар санитар кагыйдә һәм норма таләпләренә туры килмәгәнгә медицина эшчәнлегенә лицензия ала алмый. Ә алдагы елларда төзелгән мәктәпләр реконструкцияләнә алмый”, – дип сөйләде докладчы.

Министр урынбасары сүзләренчә, күп кенә авыл мәктәпләре фельдшер-акушерлык пунктлары белән килешү төзеп әлеге хәлдән чыга. “Балаларга медицина хезмәте күрсәтүдә проблемалар юк. Алар медицина комиссиясен фельдшер-акушерлык пунктлары базасында уза”, дип аңлатты ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100