news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларына ярдәм итү өчен акча җыела

Татарстан Диния нәзарәте Казан епархиясе белән берлектә Лисичанск һәм Рубежное (Луганск Халык Республикасы) шәһәрләрендәге балаларга ярдәм йөзеннән акча җыюны игълан итте. Акча балалар өчен азык-төлек, балалар өчен гигиена чаралары, балалар киемнәре һәм җиһазлар сатып алуга тотылачак. Кирәкле әйберләр исемлеге ата-аналарның теләк-тәкъдимнәреннән чыгып төзелгән. Хәзрәтләр һәм батюшкалар гуманитар йөкне август уртасында Луганск Халык Республикасына озата барачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлыгы 210 балага ярдәм кирәк. Аларга памперслар, дымлы тастымаллар, бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар; гигиена чаралары (балалар кремы; присыпка; колак чистарту өчен таякчыклар; балалар өчен сыек сабын; шампунь), кер юу порошогы; азык-төлек (боткалар, соклар, боламыклар); кечкенә ванналар һәм олы һәм кече йомышны үтәү өчен чүлмәкләргә ихтыяҗ зур. Шулай ук яңа туган сабыйлар өчен караватлар һәм коляскалар; манежлар; матраслар; мендәрләр; юрганнар; урын-җир кирәк-яраклары; уенчыклар һ.б. кирәк.

Акчаны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җыя. Теләгән һәркем, күрсәтелгән куар-код буенча узып, үз өлешен кертә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot