news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда лицензиясез хәмер һәм тәмәке сатучыларны тоткарлаганнар

Татарстанның Бөгелмә районында полиция хезмәткәрләре озак вакыт дәвамында лицензиясез алкоголь һәм тәмәке саткан 62 яшьлек хатын-кызны һәм 47 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Аларның продукцияне күрше төбәктә сатып алуы һәм аны Татарстанга ташуы ачыкланган. Тоткарлаган вакытта хатын-кыздан 4 миллионнан артык сумлык 6 650 литрга якын спиртлы эчемлек тартып алынган.

Ир-атны тәмәке продукциясенең чираттагы партиясен бушаткан вакытта тотканнар. Тоткарланган вакытта ул полиция хезмәткәрләренә 200 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән һәм ай саен 50 мең сум акча түләп торырга вәгъдә биргән.

Полиция хезмәткәрләре складта төрле маркалы тәмәке каплары булган 56 тартма һәм 2 мең литрдан артык алкоголь табып алган.

Алынган алкогольнең һәм тәмәке продукциясенең үрнәкләре экспертизага җибәрелгән.

Тикшерү вакытында лицензиясез товар сатып ятучылар читкә китмәү турында подписка астында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100