news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда лицей территориясендә бер гараж янып беткән

Бүген 101 янгын сагы номерына Татарстанның Мамадыш районы Олыяз лицее территориясендә янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр мәктәп территориясендә урнашкан гараж януын ачыклаган, аның мәйданы 200 квадрат метр тәшкил иткән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 13 минут эчендә тулысынча сүндергән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot