news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда лейкозлы терлекләр саны барлык мал-туарның 14 процентын тәшкил итә

Кайбер хуҗалыклар лейкоз авыруының куркынычын аңлап бетерми.

Татарстанда лейкозлы терлекләр саны барлык мал-туарның 14 процентын тәшкил итә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республиканың терлекчелек тармагында мөгезле эре терлекнең лейкоз авыруы сизелерлек проблема булып кала. Бу хакта бүген Россельхознадзор һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте.

“2016 елның 1 гыйнварыннан таможня союзы регламенты гамәлгә керсә дә, алар куйган таләпләрне тулысынча үтәп булмый әле. Күп кенә хуҗалыклар зарарлану дәрәҗәсен аңлап бетерми. Байтак җитәкчеләр ветеринария хезмәте таләпләре белән килешми һәм шулай итеп үзләренең икътисадый хәлләрен какшата гына", – диде тармак җитәкчесе.

Республиканың терлекчелек тармагында сөтчелек зур урын алып тора.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, бүген Татарстанда лейкоз авыруы белән зарарланган терлекләр барлык мал-туарның 14 процентын тәшкил итә. Соңгы елларда зарарлану дәрәҗәсен 3,5 процентка киметүгә ирешелгән.

"Соңгы берничә елда кайбер районнар билгеле уңышларга иреште. Әйтик, Түбән Кама районында барлык зарарланган терлек саны 44 процентан 1 процентка төште. Тукай районында да аерма шактый (26дан – 3 процентка төшкән). Теләче районы (5тән – 1 процент), Биектау районы (10нан – 4 процент), Сарман районы (9дан – 1 процент) мал табиблары да лейкозлы мал-туарны бетерү буенча күп эшләде. Шул ук вакытта хуҗалыкларда мал саны кимемәде", – диде Алмаз Хисаметдинов.

Исегезгә төшерик, бүген ике идарә тармагының киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария департаменты директоры Мария Новикова катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100