news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда лейкозлы сыерларны сәламәт малга алыштырачаклар

Аның өчен республика бюджетыннан 30 млн сум каралган.

Татарстанда лейкозлы сыерларны сәламәт малга алыштырачаклар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруын булдырмый калу һәм сыерларның баш санын арттыру максатыннан, быел республикада лейкозлы сыерларны сәламәт малга алыштырачаклар. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе утырышында әйтте.

"Авыру терлекне тапшыру белән бәйле чыгымнар компенсацияләнәчәк. Аның өчен республика бюджетыннан 30 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу чаралар йогышлы авырулар йоктыруны 2021 елга кадәр 0,5-1,5 процентка киметер һәм маллар санын саклап калырга ярдәм итәчәк", - диде ул.

Ришат Хәбипов әйтүенчә, узган елның көзендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган биш мең баш терлектә лейкоз авыруы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot