Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда өлешләп төзелә торган һәм проблемалы булган өч йорт билгеле
«Мелодия» һәм «Поколение» торак комплекслары проблемалы объектлар исемлегенә кертелгән. «Жардин» сентябрьдә кертеләчәк.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өлешләп төзелештә катнашкан проблемалы өч йортны киләсе елда төзергә ниятлиләр. Бу йортлар Габишев урамында «Мелодия» торак комплексында, Гадел Кутуй урамындагы «Поколение» һәм Аэропорт урамындагы «Жардин» торак комплексында урнашкан.
«Быел без өлешләп төзелештә катнашучыларның „икенче дулкыны“н төгәлләргә торабыз, кызганыч, „өченче дулкын“ барлыкка килде», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанда өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фонды башкаручы директоры Иван Новиков.
«Бу объектлар төзелеш тармагы һәм өлешләп төзелеш институты әкренләп эскроу-счетларга күчкән чорда төзелә башлаган», — диде ул.
«Мелодия» һәм «Поколение» торак комплекслары проблемалы объектлар исемлегенә кертелгән. «Жардин» сентябрьдә кертеләчәк. «Без өч йорт та федераль программа буенча узар һәм алданган өлешчеләрнең „өченче дулкыны“ проблемалары хәл ителер дип планлаштырабыз», — диде Иван Новиков.
Эксроу счет — килешү рәсмиләштергәндә, куркынычларны киметү өчен банктагы махсус хисап.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз