Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” акциясе старт алды
Чара наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы юнәлтелгән
(Казан, 19 март, “Татар-информ”). 16-27 мартта Татарстанда “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” (“Сообщи, где торгуют смертью!”) наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясе уздырыла. Чара, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору һәм аларны медицина максатларыннан тыш куллануны профилактикалау эшчәнлегенә җәмәгатьчелекне тарту максатында, үткәрелә. Акция кысаларында Татарстан полицейскийлары республика территориясендә наркотик матдәләрне законсыз әйләнештән алу, наркотикларның килү каналларын ябу, наркотик матдәләрне куллану, тарату, җитештерүне пропагандалый торган затларны һәм Интернет-сайтларны ачыклау буенча чаралар күрәчәк, диелә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Бу уңайдан әлеге министрлык наркотиклар белән сәүдә итү урыннары яки аларны тарату белән шөгыльләнүчеләр турында ниндә булса мәгълүматка ия булучыларны ТР буенча ЭЭМның “ышаныч телефоны”на – (843) 291-20-02 шалтыратып әйтергә өнди. Әлеге телефон хезмәте тәүлек әйләнәсендә гамәлдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз