news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!" акциясе старт алды

Акциянең төп максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшкә тарту.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Татарстанда «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!» акциясе старт алды.  Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, акция ярдәмендә бу өлкәдә оператив-мөһим мәгъ­лүмат туплана. Шулай ук наркотикларга бәйлелектән җәфа чиккән кешеләрне дәвалау мәсьәләсенә игътибар арттырыла. 

Һәр ел уздырыла торган чара уңай нәтиҗәләр бирә. Былтыр Эчке эшләр министрлыгының «Ышаныч телефоны»на 336 мөрәҗәгать килгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 45 җинаять һәм 97 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.

Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны наркотик матдәләр тарату фактларына юлык­кан очракта эчке эшләр органнарына яисә кизү частена мөрәҗәгать итәргә өнди.

Наркотик матдәләрне тарату – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрдән санала. Наркотик матдәләрне төркемнәрдә, зур күләмдә тарату очраклары ачык­ланса, җинаятьче 4 елдан гомерлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Хокук саклаучылар соңгы елларда наркотиклар базары үзгәрүен, әйләнештә синтетик наркотикларның артуын әйтә. Ә аларын еш кына Интернет аша саталар, төрле яшерен урыннарга куеп калдырып, кулланучыга җиткерәләр. Шунлыктан хәзер хокук саклау органнары да эш алымнарын үзгәртергә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр үзләрен нинди генә «акыллы башларга» санамасыннар, җаваплылыкка тартыла тора.

Әйтик, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе 2015 елның декаб­реннән 2016 елның февраленә кадәр наркотик матдәләр тарату белән шөгыльләнгән төркемнең өч әгъзасын тоткарлады. Алардан барлыгы 8,2 килограмм синтетик матдә алынды. Наркотикларны Казанда таратырга теләгән булганнар. Узган ел азагында алар катгый режимлы колониягә хөкем ителеп, штрафка тартылды. Быел 31 гыйнварда Татарстанның Югары суды бу хөкемне канунлы дип табып, үзгәрешсез калдырды.

Үткән ел Татарстанның хокук саклау органнары наркотиклар белән бәйле 3706 җинаятьне ачкан, аларның яртысыннан күбрәге (2072 факт яки 55,9 проценты) әфьюн сату белән бәйле. Наркотиклар сату очракларының яртысы Казанда (1033) теркәлгән, Чаллыда – 366, Түбән Камада – 162 очрак. Наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен 1850 кеше суд эскәмиясенә утырган.

Хокук саклаучылар Интернет һәм башка электрон элемтә чаралары аркылы наркотик таратучылар арасында яшьләрнең күпчелекне тәшкил итүен искәртә. Әйтик, узган елда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр кылган өчен җаваплылыкка тартылган кешеләрнең 51,2 проценты – 18-30 яшьлекләр. (2010 елда – 45 %, 2011 елда – 49,6 %, 2012 елда – 54,2 %, 2013 елда – 57,2 %, 2014 елда – 56,3 %, 2015 елда – 54,1 %).

Хокук сакчылары, беренче чиратта, төркем булып эшләүчеләрнең эзенә төшәргә омтыла. 2016 елда 352 төркемнең законсыз эшчәнлеге тикшерелгән, шул исәптән 91е – оешкан төркем тарафыннан кылынган җинаятьләр. Мәсәлән, узган елның 17 ноябрендә 11 кешелек төркемнең җинаять эше судка җибәрелгән. 2013 елның сентяб­реннән 2014 елның февраленә кадәр алар, Мәскәүдән синтетик наркотикларны күпләп алып кайтып, республикада оештырылган элемтәләр аша Алабуга, Менделеевск районнарында сату иткән. Тикшерү барышында 3,3 килог­рамм наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган. Төркем җитәкчесе Е.А.Каменевның наркотик сатып эшләгән акчаларны һәм милекне, барлыгы 18,8 миллион сумны, законлы итеп күрсәтергә тырышкан финанс операцияләре башкаруы да дәлилләнгән. Бу төркемнең әгъзалары 26 аеруча авыр җинаять кылуда гаепләнә.

Статистика күрсәткәнчә, интернет һәм электрон элемтә чаралары аша наркотик тарату белән шөгыльләнүче «курьерлар», нигездә, бик тиз генә акча эшләп баю турында хыялланучылар. Кулдан кулга сатмагач, алар җинаять җаваплылыгыннан да качып булачак дип уйлап, нык ялгыша. Үз чиратында, наркотикларны күпләп сатучылар менә шундый беркатлы кешеләрне законсыз эш белән шөгыльләнергә күндерә. Хокук сакчылары күзәткәнчә, мондый эшкә бигрәк тә якын чит илләрдән килүчеләр ризалаша. Узган елның августында хокук сакчылары Татарстанга эшкә килгән 19 кешене тоткарлаган (2015 елда – 5).

Бүген интернет ярдәмендә законсыз эшчәнлек алып баручыларны ачыклауга зур игътибар бирелә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Роскомнадзорның Татарстан идарәсе белән төзегән килешү кысаларында, наркотиклар турында мәгълүматлар тупланган сайтларны яба. Казан белгечләре шундый сайтларны эзли торган махсус компьютер программасы да булдырган. Нәтиҗәдә, 2016 елның 1 декаб­реннән министрлыкка наркотик матдәләр турында мәгълүматлар урнаштырылган 1099 сайт турында хәбәр килгән. Аларның 3се Казанда теркәлгән, 131е – Россиянең башка төбәкләрендә, ә 965 сайтта бер-берсен кабатлаган мәгълүматлар урнаштырылуы ачыкланган. Мондый сайтлар бер ай эчендә ябыла. 


Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «Ышаныч телефоны»: (843) 291-20-02. Республика наркология диспансерының «Ышаныч телефоны»: (843) 272-33-13. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100