news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда әле төзелә башламаган йортларда фатир сатуны туктатып торалар

Социаль ипотека буенча торак төзелеше дәвам итә, быел әлеге программа тулы күләмдә башкарылган.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Төзелеш компанияләре әле проект рәвешендә генә булган йортларда фатирларны сатуны туктатып тора.

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр итүләренчә, әлеге вазгыять министрлыкта узган оператив киңәшмәдә төзүчеләр белән хәл ителгән.

Әлегә төзелә башламаган комплексларда фатир сатуны туктатып торганнар дип хәбәр итте компанияләр.

Оператив штабта хәзерге вазгыятьнең төзүчеләр өчен дә, халык өчен дә нәтиҗәләрен йомшартырга ярдәм итә торган механизмнар турында фикер алыштылар.

Социаль ипотека буенча торак төзелеше дәвам итә, быел әлеге программа тулы күләмдә башкарылган. Искәртеп үтик, быел Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 150 мең квадрат метр торак төзүне планлаштыра.

Моннан тыш, Татарстандагы банклар яңа йортларда фатир алу өчен ташламалы ипотека буенча елына 7 процент булган кредит бирүне дәвам итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot