Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда әле рәсми рәвештә коену сезоны ачылмаган, ә корбаннар саны инде 2 дистәгә якынлаша
Татарстанда әле рәсми рәвештә коену сезоны ачылмаган, ә корбаннар саны инде 2 дистәгә якынлаша
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Май аенда һава торышының кинәт күтәрелүе, республика халкын коену сезонын башларга мәҗбүр итте. Сезон рәсми рәвештә әле 1 июньдә генә ачылуга карамастан, май ае инде 18 корбан китерде. Үлемгә китергән төп сәбәпләр дип белгечләр куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламауны, исерткеч эчемлекләр куллануны, тиешсез җирдә коену, йөзә белмәүне атый. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг та Татарстан сулыкларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды.
«ТР санитар-эпидемиология күзәтчелеге» ФДУ баш табибы урынбасары Наилә Фәтхуллина хәбәр итүенчә, көннәрнең май аена хас булмаганча җылынуы нәтиҗәсендә, сулыклар чистармый калды. Температура тагын да күтәрелсә, инфекцияләр үрчү куркынычы арта. Бүгенге көндә санитар табиблар рәсми коену урыннарында микробиологик күрсәткечләргә лаборатор тикшерүләр үткәрә. Наилә Фәтхуллина сүзләренә караганда, Зәй, Чаллы, Баулы пляжлары коену сезонына инде тулысынча әзер. Алабуга, Түбән Камада әлегә яр буе зоналарында әзерлек эше тәмамланмаган. Казанга килгәндә, шәһәрдә рәсми рөхсәт ителгән 5 пляж да сезон ачылуга әзер дияргә була. Бүген санитар-эпидемиологик күзәтчелек үзәге белгечләре биредә тагын бер кат тикшерүләр үткәрә.
Татарстанда рәсми рәвештә рөхсәт ителгән 33 пляж исәпләнә, тагын 37 пляж–ял базалары, савыктыру лагерьлары карамагында. Моннан тыш, халык теләп йөри торган 94 ял итү урыны исәпләнә. Куркынычсызлык мәсьәләсе бигрәк тә нәкъ менә шушы рөхсәт ителмәгән пляжларда бик актуаль. Май аендагы бәхетсезлек очраклары да нигездә шулар янындагы сулыкларда чыккан.
Су коенучыларның иминлеген тәэмин итү Санитар-эпидемиологик күзәтчелек үзәге белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең бурычы гына түгел, җирле хакимиятләр вазифасы да. Әмма соңгылары закон нигезендә беркетелгән бу вазифаларның ни дәрәҗәдә җаваплылык соравын аңлап бетерми, бугай. Аларда сулыкларда иминлекне тәэмин итү буенча норматив актлар кабул ителмәгән, җаваплы министрлыклар-ведомстволар белән хәбәрләшеп эшләү җитми. Наилә Фәтхуллина хәбәр иткәнчә, Яшел Үзәндә рөхсәт ителгән пляжлар юк. Халык яратып йөри торган шәһәр янындагы сулыклар, яр буйларының санитар хәле канәгатьләнерлек түгел. Чистай районында да шундый ук хәл. Махсус рөхсәт ителгән җир булмаганга, район халкы Кама буендагы яр зонасыннан файдалана. Ә аңа коя торган елгачыкның микробиологик күрсәткечләре начар. Казанга килгәндә, 1 млн. 100 меңнән артык халык яшәгән Татарстан башкаласына куркынычсызлык нормаларына җавап биргән һәм рөхсәт ителгән пляжлар җитми. Нәшрият, Түбән Елга аръягы, Изумрудное, Комсомольское һәм Локомотив кына халык ихтыяҗын канәгатьләндерми. Шуңа күрә күпчелек инде традицион ял урынына әйләнгән Тирән күл (Глубокое), Аккош күле янына, Җиңү паркы янындагы сулыклар буена ял итәргә килә. Куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәгән бу урыннарда нинди хәвефләр сагалаячагын белсә дә, җирле хакимиятләр кисәтүгә алынмый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Салин белдергәнчә, бездә чит илләрдәге кебек цивилизацияле пляжлар бик аз. Бүген проблемалар илдә норматив-хокукый документлар җитмәүдән, халыкның иминлек кагыйдәләреннән аз хәбәрдар булуыннан, гомумән, түбән культуралыктан килә. Рөхсәт ителмәгән мондый стихияле пляжлар белән көрәшүнең бердәнбер юлы аларны эшмәкәрләргә арендага бирү, ди белгечләр. Акчалар салып, тиешле инфраструктура булдырылса, иминлек кагыйдәләре дә үтәлер иде. Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы генераль директоры Гөлнара Сергеева сүзләренә караганда, бу эшкә алынырга әзер торган бизнес вәкилләре бар. Моның өчен район хакимиятләреннән рөхсәт кирәк.
Суларда иминлек мәсьәләсен хәл иткәндә, кече суднолар хәрәкәте белән бәйле проблема да бар. Шуңа күрә җәйге чорда аларны куллану аерым игътибарга алыначак. Катер, скутер, көймәләрдә сәяхәт тә еш кына кеше гомере өзелүгә сәбәп була. Акча эшләргә теләүчеләр катер, скутер, гидромотоциклларын теләгән кешегә прокатка биреп, аларның тормышын куркыныч астына куя. Сергей Салин сүзләренә караганда, бу төр транспорт белән бары моңа рөхсәте булганнар гына идарә итәргә тиеш. Рәсми пляжларда бу хакта кисәтү язуы эленгән. Тиешенчә теркәлмәгән, техник күзәтү узмаган суднолар хуҗалары, йөртү өчен рөхсәте булмаган кешеләр Кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары контроленә алынып, хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. Җәйге сезонда ял итүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен бу төр суднолар белән идарә итәргә 622 кеше махсус курсларда укып чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз