news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Әлбәттә” фәнни-популяр проектының икенче сезоны чыкты

Татар тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендәге белгечләр һәм галимнәрнең видеолекцияләрен рус телендә дә карарга мөмкин булачак.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Илдар Әюповның “Теория” дизайн студиясе “Әлбәттә” фәнни-популяр проектының икенче сезонын чыгарган. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, Elbette.ru – ул фәнни-популяр проект. Тамашачыларны 5-20 минутлык видеолар ярдәмендә татар тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм халык авыз иҗаты өлкәсендәге белгечләр һәм галимнәр татар фәне белән таныштыра. Махсуслаштырылган темаларны кабул итүгә, мәгълүматның заманча өслүбтә бирелеше ярдәм итә. Проектның беренче сезонын студия үткән елның мартында чыгарган иде.

“Әлбәттә” проекты фәннең абруен күтәрү өчен хезмәт итә. Ул фәнни эшчәнлекнең кызык темаларын һәм юнәлешләрен күрсәтә, шулай итеп, фәнни җәмәгатьчелеккә яңа кешеләрне җәлеп итәргә омтыла”, - дип белдергән оештыручылар.

Яңа сезонда якынча 50 видеолекция 12 галим һәм белгеч. 1 мартта порталда беренче 6 серия урнаштырылган. Алар һәрбер атна саен өстәлеп барачак.

Икенче сезонның яңалыгы, аның рус телендә дә булуында. Моннан тыш, татар лекцияләренә рус субтитрлары куелган. Ә сайтта һәрбер лекциянең тексты Татарстанның ике дәүләт телендә дә урнаштырылган. Яңа рубрика – «Тыпыр-тыпыр грамматика» барлыкка килгән. Ул кызык итеп, татар теленең тезелеше турында сөйли. Аның өчен берничә серия инде төшерелгән һәм татар фонетикасы турында беренчесе сайтта урнаштырылган.

Видеолекцияләр 15-20 кешелек иҗади төркем тарафыннан декабрь аеннан февральгә кадәр төшерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100