news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәлакәттә пассажир хатын-кыз үлгән

Машинадагы пассажир муены җзәрәхәтләнеп, хастаханәгә барганда үлгән.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Минзәлә районында үлем белән төгәлләнгән юл-транспорт һәлакәте турында җентекле мәгълүматлар билгеле булды. Һәлакәт нәтиҗәсендә машинадагы пассажир муены яраланып, хастаханәгә барганда үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: әлеге һәлакәт 11 ноябрь көнне 15 сәгать 30 минутта Минзәлә – Рус Караны – Тогашево автоюлының 31нче километрында булган. 55 яшьлек машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән «Гранта» йөртүчесе метеорологик шартларны исәпкә алмыйча хәрәкәт иткән һәм нәтиҗәдә машина кюветта әйләнеп капланган. Машина салонында шулай ук 58 яшьлек пассажир булган. Ул хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Һәлакәт сәбәпчесе  җилкәсе җәрәхәтләнеп, Минзәлә үзәк район хастаханәсенә китерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100