news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәлакәткә юлыккан вертолет пилотына 43 яшь булган

Беренчел мәгълүматларга караганда, вертолет Самарага юл тоткан.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Югары Ослан районында һәлакәткә юлыккан вертолет пилотына 43 яшь булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик: авария турындагы хәбәр бүген иртәнге 8дә килә. «Кызыл сабанчы» бакчачылык ширкәте кырына вертолет төшә.

Һәлакәт урынына иң беренчеләрдән булып 8нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килә. Махсус гидравлик корал ярдәмендә янгын сүндерүчеләр вертолеттан 43 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен ала.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, вертолет Самарага юл тоткан. Хәзерге вакытта белгечләр авариянең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100